Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җәлил безнең йөрәкләрдә

Бүген барыбыз да бергә бөек шагыйребез – Муса Җәлилне искә алабыз. Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, телдән-телгә сөйләнеп йөри торган легендар батырлары була. Муса Җәлил - шундый каһарманнарның, шагыйрьләрнең берсе.
Шәһәребезнең Муса Җәлил исемен йөртүче 1нче гимназиядә «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» темасына укучыларның һәм укытучыларның эзләнү-тикшерү проекты һәм иҗади эшләре Бөтенрәсәй Форумы үтте. Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмады. «Җәлил безнең йөрәкләрдә» күргәзмәсе белән катнашты.