Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигырьләрдә - батырлык

 Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә тарафыннан оештырылган Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә шәһәрдәшләрне битараф калдырмады. Аларны татар халкының патриот шагыйренең иҗат җимешләре, "Моабит дәфтәрләре", дуслары, каләмдәшләре язган истәлекле язмалар каршы алды. Күргәзмә экспонатлары Советлар Союзы герое турында истәлекләрне саклый. Бүген һәркем аларны укып, таныша алды, теләүчеләр Муса Җәлил шигырьләрен укып та күрсәтте.