Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Һәлак булса да үлми герой/Навечно в наших сердцах”

Үзәк китапханәда татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Һәлак булса да, үлми герой!/Навечно в наших сердцах» дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция әзерләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы, төрле елларда басылып чыккан китаплары һәм язучы иҗатына багышланган басмалар, мәкаләләр урын алды. Шагыйрьнең җырга әйләнгән үлемсез әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаттагы батырлыгына турында тулырак өйрәнергә теләгән укучыларны үзебезнең китапханәбездә көтеп калабыз.