Мәгърифәтче Каюм Насыйри
Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.Ул гыйльми эшчәнлек алып бара, төрле уку әсбаплары, татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр әзерли, сүзлекләр төзи. Бөек мәгърифәтченең үзе исән чагында ук дөнья күргән 40 тан артык басма китабы (гыйльми һәм әдәби әсәрләре) бар. Каюм Насыйриның мирасы – утта янмас, суда батмас, мәңге тутыкмас могҗизалы бер гәүһәр.
Бүген, 14нче февраль көнне, танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровның тууына 200 ел була. Шул уңайдан шәһәребезнең Е.Н.Королев исемендәге политехника көллияте студентлары өчен «Мәгърифәтче Каюм Насыйри» дип исемләнгән әдәби чатыр оештырдык. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты, аның турында кызыклы фактлар бер кешене дә битараф калдырмады дип уйлыйбыз.