"Сөйлим, тыңла..."
Быел илебез, һәммәбез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп узарга җыенабыз, әзерләнәбез. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә әлеге зур бәйрәм уңаеннан "Сөйлим, тыңла..." дип исемләнгән проектны башлап җибәрәбез. Максатыбыз: сугыш чоры балалары белән аралашып, күп кенә истәлекле, шул вакытта мөһим вакыйгаларны искә төшереп, сезнең белән уртаклашу.
Бүген студиябез кунагы- Нурулла Гаптуллин.