Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ихлас җанлы шагыйрь иде...

Гомернең иң гүзәл чорында, алтмыш яшенә җитәргә дүрт ай кала, 1994 елның 7 октябрендә, шигърият күгендә, аяз көнне яшен суккандай, һич көтмәгәндә, якты, матур дөньяны калдырып якташыбыз, Хәниф Хөснуллин бакыйлыкка күчте...Үзе китте, әмма шигърият сөючеләргә, "Исәнмесез", "Алтын тояк", "Дөньяның матур җире" һәм балалар өчен иҗат иткән "Чикерткә ник сикерә"исемле китаплары калды. Ә 75 яшьлек юбилеена "Ялгыз капка" китабы дөнья күрде.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре бүген, "Әдәбият корабы" на утырып, янәдән Шәнгәлче авылына юл алды. Хәниф Хөснуллин - татар әдәбиятын үстерүгә, яшь алмаш тәрбияләүгә, иң авыр елларда да туган телебезне саклап калуга, халкыбыз рухын күтәрүгә зур өлеш керткән олпат зат.
“Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла да язучы турында матур истәлекләр белән бүлеште. "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучыларының шигьрият аланында илһам алып, Алсу Вәлиуллина башкаруында җырлар дулкынында ял итеп, "Сандугач" фольклор ансамбле башкаруында Хәниф Хөснуллин шигыренә иҗат ителгән "Авылым урамнары" җырын тыңлап җаннарыбызга рухи азык алдык.