"Мәрҗаниле халыктан без"
18нче гыйнварда Г.Тукай исемендәге китапханәдә татар дөньясының иң мөхтәрәм заты, олуг галим Ш.Мәрҗанигә багышланган “Мәрҗаниле халыктан без” дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Әлеге чарада Аксакаллар шурасы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары катнашты.Килгән кунаклар бөек мәгърифәтченең тәрҗемәи хәле,иҗаты һәм гыйльми эшчәнлеге белән таныштылар, студентлар аның турында белгәннәрен искә төшереп викторина сорауларына җавап бирделәр.Соңыннан иң актив укучыларга Сертификатлар бирелде. Әдәби очрашу шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.”Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучысы Рәфыйкъ Әхмәдиев тарафыннан укылган Ш.Мәрҗанигә багышланган шигъри юллар беркемне дә битараф калдырмады.Очрашу Г.Тукайның “Туган тел” җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды.