"Мәшһүр галим һәм мәгърифәтче"

    2018 нче елның 16 нчы гыйнварында күренекле татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула.

   Бу уңайдан Г.Тукай исемендәге китапханә үз эшен башлап җибәрде.”Мәшһүр галим һәм мәгърифәтче” дигән баш астында  галимнең китаплары һәм аның эшчәнлеген яктырткан китаплар, газета – журнал материалларыннан торган күргәзмә ачылды.Көн дәвамында “Мәрҗани коесы” документаль фильмы һәм Мидхәт Ижбулатовның Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган видеоматериаллары күрсәтелде.Күпкырлы шәхеснең тормыш юлы, иҗатын  яктырткан хезмәтләр белән  тирәнрәк танышырга теләүчеләрне үзәк китапханәдә көтеп калабыз.