Самовар каршында
Өй түрендә, сәке өстендә
Сары самовар кайный.
Әнкәй йөри мич каршында,
Кабак бәлеше майлый.
Элек татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына китереп булмаган. Безнең әбиләребез, әниләребез элек-электән шатлыгын да, кайгысын да самовар артында якыннары белән бүлешкән, тирләп-пешеп кайнар чәй эчәргә яраткан. Чәй эчү гаиләне бер-берсенә якынайткан, берләштергән. Кызганыч татар халкының бу матур йолалары хәзер артта калып бара. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен искә алу, сәнгатькә, иҗатка тарту максатыннан, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шәһәребезнең хезмәт ветераннары белән түгәрәк өстәл артында күңелле һәм файдалы очрашу уздырдык.