Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Гомер уты"

Хафизов Вил Касыйм улы Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш авылында туып үсә. Бала вакытыннан ук шигырьләр яза. Дөрес, үзе өчен генә. Күңелендәге хис- тойгыларын шигырь юлларына салып, дәфтәр битләренә күчерә. «Мин язганнарымны кешегә күрсәтергә ояла идем», - ди Вил ага. Шигырьләрен туплап барырга тырышса да, алар төрле язмышка дучар була: утта да яналар,чүплеккә дә эләгәләр.
Язучы Хафизов Вил Касыйм улының тууына 3 гыйнварда 75 яшь тула. Шул уңайдан "Кама таңнары" әдәби берләшмә җитәкчесе Нәбиуллина Рәсимә Харис кызы үзенең истәлекләре белән уртаклаша.