Күңел бакчасы
Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе - Шәйхи Маннурның (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) иҗаты күпкырлы. Ул – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең берсе. Егерменче-илленче елларда иҗаты шигърият белән бәйләнгән булса, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы уңышлары бигрәк тә проза жанры белән бәйле.
Шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннурның 15 нче гыйнварда тууына 120 ел тула. Шул уңайдан Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары өчен «Күңел бакчасы» дип аталган шигъри кунакханә оештырдык. Биредә язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышып шигырьләрен укыдык. Кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек.