Центральная библиотека им. Г. Тукая

Харис Габдрахман улы Якуповның тууына 105 ел

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның халык рәссамы Харис Габдрахман улы Якуповның тууына 105 ел (1919 - 2010).

 

Харис Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

 

1939 - 1945 елларда Армия сафларында, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була. Х. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша,Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып бара.

 

Харис Якупов бик еш кына гади хезмәт халкы тормышын, алар башкарган күркәм эшләрне сурәтли. Ул портрет остасы да, пейзажчы да. Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретларын, «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә. 1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В. И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарга СССРның Дәүләт премиясе бирелә. 1954 елда «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасын иҗат итә. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә. Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли.

 

Рәссам 300дән артык әсәр иҗат иткән. 1958 елда татар халык әкиятләренә ясаган иллюстрацияләр өчен ул Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясен һәм 1976 елда Илья Репин премияләрен ала. 1957 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен, ә 1980 елда СССРның халык рәссамы исемен ала.

 

Харис Якуповның иң яхшы әсәрләре Дәүләт Третьяков галереясендә, Дәүләт Көнчыгыш халыклары сәнгать музеенда, Татарстан сынлы сәнгать музеенда саклана.

 

Ул 2010 елның 17 февралендә Казанда вафат була. Арча зиратында күмелә.