Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Сөембикә» журналының тышлыгында

«Сөембикә» журналының тышлыгында – популяр фуд-блогер Раилә Ахунова. «Блогер кыю булырга тиеш» язмасын укып, «Тәмле табын» сәхифәсе хуҗасының тормыш юлы белән таныша, блогер булу серләрен белә аласыз.
Сез гаиләдәге җылы, матур мөнәсәбәтләр серен беләсезме? Юк икән, тизрәк Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмәне укыгыз!
Чын мәхәббәт бармы икән? «Пар алма» сәхифәсендә басылган язмада бер матур мәхәббәт тарихы белән танышырсыз.
Апа... Өч хәрефле әни сүзен алыштырган апа сүзенең никадәр көчле рухлы була алуын шул исемле язмадан укырсыз. Язмышны җиңгән Фәрзәнә исемле язма героена сокланмый мөмкин түгел...
Шигърият битендә шәһәребезнең китапханәләр берләшмәсенең 2 нче филиалында 40 елдан артык китапханә мөдире булып эшләгән, биш китап, популяр җырлар сүзләре авторы – Альбина Мортазина өр-яңа шигырьләре белән.