Шәрәф Мөдәррис тууына 105 ел
Шагыйрь, татар шигъриятендә сонет жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Шәрәф Мөдәррис (Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов) тууына 105 ел (1919 - 1963).
Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында башлангыч, күрше Мунчәлидә җидееллык мәктәбендә белем алгач, 1935 елны Казан педагогия институтына укырга керә. Соңрак икееллык укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш. Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 елда ук инде унсигез яшьлек комсомол егетнең «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Яшь шагыйрь «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында эшләгәндә - 1941 елның язында армиягә алына. Сугышның беренче көннәрен ул Белоруссия чикләрен саклаучы солдат булып, кулына корал тотып каршылый. Шул елның җәендә Смоленск өлкәсендәге канлы сугышларның берсендә яралана, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайтып килә. 1942 елның җәендә Ш. Мөдәррис яңадан сугышка китә. Минометчы солдат, фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен», «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» газеталары корреспонденты була.
1946 елның язында армиядән кайткач, Шәрәф Мөдәррис «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») һәм «Яшь сталинчы» газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул, читтән торып укып, М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
Ш. Мөдәррис сугыш чоры һәм 50 нче еллар тагар поэзиясендә тирән эз калдырган шагыйрь. Аның югары әдәби зәвыкка ия булган «Тупчы Ваһап» һәм башка поэмалары, күпләгән шигырьләре киң катлам укучыларга билгеле. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәте дә югары бәягә лаек: инглиз теленнән Шекспир сонетларын, “Король Ричард III” трагедиясен, Байрон, Шелли шигырьләрен, алманчадан Һ.Һейне шигырьләрен, русчадан А.Пушкин, Н.Некрасов әсәрләрен, чуашчадан К.Ивановның “Нарспи” поэмасын тәрҗемә итеп бастыра.
Ш. Мөдәррис 1963 елның 28 апрелендә Казан шәһәрендә вафат.
Ул 1946 елдан СССР Язучылар союзы члены була.