Центральная библиотека им. Г. Тукая

Нур Әхияр улы Гайсинның тууына 110 ел

Шагыйрь, прозаик Нур (Нурулла) Әхияр улы Гайсинның тууына 110 ел (1914 - 1995).

 

Нур Гайсин 1914 елның 2 ноябрендә Уфа губернасының Әхмәт авылында туа. Җиде яшендә тулы ятим калган малай туганнары тәрбиясендә үсә. 1930 елда ул авыл мәктәбен тәмамлап, Уфага телеграфистлар курсына укырга керә. Аны тәмамлагач, Баймак районында телеграфист һәм Зилаир орлыкчылык совхозында элемтә бүлеге мөдире булып эшли. 1933 елда Зоя (Свияжск) шәһәрендә төзелеш институты рабфагында укый. Шунда укыганда Н. Гайсин иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.

 

Әдәбият дөньясына якынрак булу өчен, 1934 елда ул Казанга килә. Башта су юлы инженерлары әзерли торган институт рабфагында, аннары Казан дәүләт педагогия институтының әзерлек курсларында укый. Педагогия институтында укыган елларында яшь шагыйрьнең «Ватаным өчен», «Яшьлек таңы» исемле беренче шигырь җыентыклары басылып чыга. Институтны тәмамлагач, ул Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

 

Бөек Ватан сугышы елларында һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм батарея командиры булып хезмәт итә. Сугыштан соң Уфада чыга торган «Кызыл тан» газетасында әдәби хезмәткәр, соңрак Казан татар театр училищесында уку-укыту бүлеге мөдире һәм укытучы булып эшли. 1952 - 1953 елларда ул яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

 

Н. Гайсин 1955 елдан бары тик язучылык эше белән генә шөгыльләнә.
Шагыйрь әдәбият сөючеләргә барлыгы ике дистәдән артык китабын бүләк итә. Нигездә мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган бу китапларда язучы күмәк хезмәт, дуслык, туган җирне ярату кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә омтыла. Әдипнең яшьләргә багышланган «Давыллы көннәрдә» (1947) «Айсылуның мәхәббәте» (1947), «Юл ачык» (1950), пионер сәхнәләре өчен «Гаилә киңәшмәсе» (1952), «Ялгышу» (1968), «Югалган макет» (1967) кебек драма әсәрләрe дә бар. Аларның һәммәсе дә диярлек заманында колхоз-совхоз театрларында яки пионер сәхнәләрендә куелган яисә җыентыкларда басылып чыккан. 1981 елда Нур Гайсинның автобиографик материалга нигезләп язылган проза әсәре — «Кызыл ыштанлы малай» исемле документаль повесте дөнья күрә.

 

Нур Гайсин 1995 елның 1 декабрендә вафат.

 

Ул - 1950 елдан СССР Язучылар союзы члены.