Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча журналларның яңа саннары белән таныш булыгыз

Кадерле китап сөючеләребез! Татарча журналларның яңа саннары белән таныш булыгыз!

 

«Сәхнә» – татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын, театр, эстрада, сәнгать: аларның киләчәге һәм бүгенгесен, уңышлары һәм проблемаларын яктыртучы журнал.
«Сәхнә» аша йолдызларга якынай!

 

“Гаилә һәм мәктәп” татар мәгърифәтчеләрен барлый!
Олуг галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче булган Галимҗан Баруди XIX-XX гасырлар чигендә татар милләтенең даһи бер узаманы-лидеры дип танылырга да хаклы.
“Гаилә һәм мәктәп” журналының ноябрь санында әлеге шәхес хакында кызыклы язма дөнья күрде. Журналда “Татар мәгърифәтчеләре” дигән өр-яңа рубрика чыга башлады. Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани турында хәзерге заман укучысы өчен дә кызыклы материаллар басылып чыкты.

 

"Гаилә учагы"
Гыйбрәтле язмышлар, дин, сәләмәтлек, табигать һәм башка бүлекләрдән торган бик эчтәлекле, файдалы язмалар белән җәлеп итүче матур, төсле журнал.