Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дәрдмәнд яки Закир Рәмиев тууына 165 ел

Бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискылары хуҗасы - Дәрдмәнд яки Закир Рәмиев (чын исеме - Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) тууына 165 ел (1859 – 1921).

 

Дәрдмәнд 1859 елның 23 нче ноябрендә Оренбург губернасының (хәзерге Башкортостанның) Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1862 елда аларның гаиләсе Орск өязендәге Юлык авылына күчеп китә. Закир башлангыч белемне гаиләдә ала, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә укый. 1880 елда Төркиягә китә, Истанбул шәһәрендә төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.

 

1881 елның ахырында Россиягә кайткач, абыйсы Шакир белән бергәләп, нәшрият ачып җибәрү өчен тырышалар. Ләкин аларның бу теләкләре 1905 ел революциясеннән соң гына тормышка аша. 1906 елның 21 февраленнән алар «Вакыт» исемле көндәлек газета һәм 1908 елның 10 январеннан «Шура» исемендәге әдәби-иҗтимагый журнал чыгара башлыйлар. Бу басмалар 1918 елга кадәр чыгып килә. 1912 елда шагыйрьнең абыйсы Шакир Рәмиев фаҗигале төстә вафат булгач, газета-журнал чыгару мәшәкатьләре тулысы белән Дәрдмәнд җилкәсенә төшә.

 

1906 елда Дәрдмәнд I Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм итү, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. Абыйсы Шакир белән берлектә үз хисапларына чит илләрдә шәкертләр укыта, китапханәләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзетә, татар әдипләренең китапларын нәшер иттерә.

 

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң ул чит илгә чыгып китми. Алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән шөгыльләнә, татар орфографиясен камиләштерү проектларын төзи. Гражданнар сугышы беткәч, газета-журнал чыгару эшен яңартып җибәрү өмете белән яши.
Шагыйрь 1921 елның 9 октябрендә, Оренбургтан кайтканда поездда салкын тидереп, Орск шәһәрендә вафат була.

 

Иҗаты:
Дәрдмәнд үз заманының иң танылган шагыйрьләренең берсе була. Ул 1881 елда кулына каләм ала, ләкин шигырьләрен бастырмый. Әсәрләре «Тәрҗеман» газетасында 1902 елда басыла башлый, соңрак аның шигырьләре «Казан мөхбире», «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналында дөнья күрә. «Үткән көннәр» шигырен Р. Фәхреддиннең «Әсма» әсәренә кертә.
1906 – 1912 еллардагы басмаларда Дәрдемәнднең 40 лап шигыре дөнья күрә (1913 елдан соң да шагыйрь язуын дәвам итә, ләкин беркайда да бастырмый). Татар теленә төрек шигырьләрен һәм хикәяләрен тәрҗемә итә.

 

Дәрдмәндның үзенчәлекле әдәби стиле күп кенә шигърият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итә. Ул күп кенә замандашларыннан үзенең югары фәлсәфи-образлы фикерләү дәрәҗәсе белән аерылып тора. Үз шигырьләрен күбрәк мәдхия, газәл, робагый кебек жанрларда иҗат итә. Күңелендәге уй-кичерешләрне ул кыска, ләкин бик үтемле итеп әйтеп бирә ала. Шагыйрь милләте, Ватаны, кешенең яшәве, гомер итүе турында уйлана. Ул чын мәгънәсендә философ шагыйрь. Дәрдмәнд - фәлсәфи-әхлакый поэзия традицияләрен дәвам иттерүче һәм яңартучы.