Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа ел килә!

 

Талгын гына, оеп кына яуган ябалак карлар үзенә бер сер өсти. Бөтен дөнья Яңа елны көтә. Зур, якты өмет белән көтә. Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүче өлкәннәребез дә «Яңа ел килә» дигән бәйрәм кичәсенә ныклап әзерләнәләр.

Кунакларыбыз Яңа елны бәйрәм итү тарихы, аны төрле илләрдә ничек каршы алулары турында кызыклы фактлар, яңа ел гороскопы, күңелле викториналарда көч сынаштылар, һәм әлбәттә инде бәйрәмебезнең көтеп алган кунаклары - Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.