Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел!

Шәһәрдә татарча сөйләшә белү бик кирәк. Безгә юлны ничек сорарга, кирәкле кафеның кайда икәнен ничек белергә (бигрәк тә телефонның зарядкасы бетсә) яки аның нинди бинада булуын сорарга, шәһәр буйлап йөргәндә җәмәгать транспортында нәрсә әйтергә кирәклеген белү мөһим.
Бүгенге дәрестә "Шәһәрдә" темасына караган сүзләрне үзләштердек. Кайсы шәһәрдә яшәвебез, йортыбызның кайда урнашуын һәм аның адресын, нинди юнәлештә һәм нинди транспорт белән барырга кирәклеген әйтергә өйрәндек.