Татар халык җырлары
«Җырсыз кеше – канатсыз кош» – ди халык.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Яшьлегем чишмәләре төркеменә йөрүче хезмәт ветераннары өчен «Татар халык җырлары» дигән әдәби-музыкаль кичәдә «Кара урман», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Рәйхан», «Су буйлап» кебек халык җырларын җырлау, җырлар тарихы белән танышу өлкәннәребезне уй-хисләре белән кабат яшьлек елларына кайтарып килде.