Центральная библиотека им. Г. Тукая

Инглиз телендә аралашу клубы

 
Шәһәрдәшләребез арасында инглиз телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны арта бара. Чит тел дәресләрендә уен куллануның күпьеллык практикасы телне өйрәнгәндә уен технологиясенең алыштыргысыз булуын раслый. Шуны истә тотып, инглиз телен өйрәнүчеләр әлеге алымнан уңышлы файдаланалар. Бүген дә аралашу клубына йөрүчеләр шушы телдә аралашып, лексик байлыкларын арттыру өстендә эшләделәр, белемнәрен ныгытттылар.