"Күңелем хисләре".

  10нчы гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге китапханәдә "Яшьлегем чишмәләре"нә йөрүчеләрнең  чираттагы кичәсе булды.Яңа ел ялларыннан соң бер-берсен сагынып килгән шәһәрдәшләребез  кичәдә күңел ачтылар:җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, халкыбызның борынгыдан  сакланып калган уеннарын уйнадылар.

   Кичәбез кунаклары оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен әйтеп, тагын килергә сүз биреп таралыштылар.