"Бөтен нәрсә сине хәтерләтә"
Күренекле татар шагыйрәсе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 яшь тулу уңаеннан шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Бөтен нәрсә сине хәтерләтә..." дип аталган китап күргәзмәсе куелды.
"Бәхет кошым", "Ирексездән әрәмтамак", "Гайфи бабай, өйлән давай", Җаным жәл түгел сиңа" комедияләренең һәм йөзгә якын җыр авторының иҗаты белән тулырак танышырга теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.