Әнием - кадерлем
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. 27 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә әлеге матур бәйрәм уңаеннан “Әнием-кадерлем” дигән исем астында “Яшьлегем чишмәләре” төркеменә йөрүче шәһәребезнең хезмәт ветераннары өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Шигырьләр, матур җырлар аша әниләребез үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бу чарада мәртәбәле “әни” исемен йөрткән һәр кешегә дә якты матур теләкләр, күтәренке кәеф бүләк иттек.