Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яратыгыз газиз әнкәйләрне!

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә иң кадерле, иң газиз кешеләребез әниләргә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Чарада әниләребезгә багышлап язылган шигырьләр, җырлар, мәкаль-әйтемнәр яңгырады, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Анастасия Усачева үзенең иҗат җимешләрен бүләк итте. Шәһәрдәшләребез Татьяна Патрикеева һәм Алсу Вәлиуллинаның чыгышлары чарабызны тагын да бизәде.