Татарча да яхшы бел!
«Бик күп кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белмиләр,
алданалар. Берсе: сәламәтлек, икенчесе: буш вакыт»
Сахих Бохари
Дуслар, танышлар белән без еш кына нәрсә турында сөйләшәбез? Әлбәттә, буш вакытыбызда нәрсә белән шөгыльләнүебез турында! Чөнки кичләрен һәм ял көннәрендә без яңа фильм карарга яки кунакка барырга, спорт белән шөгыльләнергә, яки йокларга яратабыз. Шулай итеп, безнең бүгенге дәреснең темасы – «Буш вакыт». Без татар телендә, буш вакытта нәрсә эшлибез, нәрсә белән кызыксынабыз һәм гомумән, нәрсә эшләргә яратуыбыз турында сөйләргә өйрәндек.