Бәхетле очрак
Бүгенге көндә укучылар татар телендә күбрәк аралашсын, туган телне, әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге көллият судентлары белән “ШаЯрыш” проекты кысаларында “Бәхетле очрак ” уены оештырылды. Уен 2 командага бүлеп үткәрде. Интеллектуаль уен барышында укучылар үзләрен зирәклектә, тапкырлыкта сынадылар. Төрле темаларга, өлкәләргә караган сораулар катлаулылыгы ягыннан да төрле булуга карамастан укучылар җиңел генә җавап бирделәр, үзләренең белем дәрәҗәсенең югары булуын күрсәттеләр.