"Күңелемдә милләт язмышы"
Фәүзия Әүхәди кызы күңеле белән язучы, ә тынгысыз җаны, хисле дә, көчле дә йөрәге белән – тарихчы. Кайсы гына китабын, әсәрен, язмасын кулга алсак та, милләтебезнең үткәне, аянычлы язмышы, татар халкының борынгыдан килгән кыюлыгы, батырлыгы, булдыклы булуы хакында бәян ителгән. Һәр китабы турында гына түгел, һәр төбәкнең халкы, ул халыкның күргәннәре, яхшысы, яманы, ачысы, төчесе турында Фәүзия ханым сәгатьләр буе сөйли ала. Искиткеч хәтерле, күп мәгълүматлы, гыйлемле шәхес!
«Күңелемдә милләт язмышы» дип исемләнгән әдәби–музыкаль очрашу барышы А. Гыйләҗевның татар кануннарын уку белән башланып китте. Фәүзия ханым тарихи әсәрләренең язылу максаты белән таныштырып, истәлекле вакыйгаларга тукталып тамашачы белән аралашты. Илһам Хисмәтуллин башкаруындагы җырлар, Алсу Вәлиуллина укуындагы шигырьләр белән үрелеп барган чара һәркем күңелендә матур хисләр уятты.
Тамашачылар тарафыннан “Мин бу очрашудан күңелемә җылылык, йөрәгемә ял, ә үзем өчен искиткеч күп мәгълүмат алып китәм!” – дигән фикерләрне ишетү бик күңелле булды.
… Якты күңелле, сөйкемле, тыйнак Фәүзия ханым белән саубуллашабыз. Милләтемнең горур, кыю, үзсүзле, үҗәт, тырыш ханыма зур уңышлар телибез.