Бердәмлектә көч
«Бердәмлектә–көч» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу кичәсе, якынлашып килүче бердәмлек көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә үтте. Бүгенге көндә демократия принципларына таянып, үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып, Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгыту бик тә әһәмиятле.
«Яшьлегем чишмәләре» төркеме бердәмлекнең бер мисалы булып тора. Кичәләребез татар телендә узса да, анда башкортлар да, керәшеннәр дә, рус милләте вәкилләре дә актив катнашалар. Кичәдә илебездә яшәүче төрле милләт халкының җырлары яңгырады, биюләр, төрле уеннар һәм конкурслар булды.