Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел!

И укучым, син дә сәламәт бул,
Сәламәт бул, газиз илкәем!
Җир анама телим сәламәтлек,
Имин яшә, туган җиркәем.
Тышта көз. Көннәр салкынайды. Ә без һаман да салкынга ияләшә алмыйбыз. Кемдер төчкерә башлый, кемдер йөткерә. Кыскасы, без авырыйбыз, шуңа күрә нәкъ менә шул хакта сөйләшәбез.
Авыруның хәлен белергә, үз авыруың турында сөйләргә һәм, әлбәттә, сәламәтләнүне теләргә өйрәнде бүген безнең дусларыбыз. Барлык сүзләр, фразалар белән танышып, диалоглар төзегәч, дәрес ахырында кызыклы тест белән белемнәрен дә тикшереп алдылар. Сәламәт булыйк, дуслар!