Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Хыялларыма чумып"

"Әдәбият корабы” проекты кысаларында Тоба авылына юл тоттык. Максатыбыз: якташ Илдар Гыймадиев иҗаты белән авылдашларын таныштыру. “Хыялларыма чумып” дип исемләнгән әлеге әдәби-музыкаль очрашу барышында тамашачы туган як табигатенең матурлыгына сокланып, балачакның татлы мизгелләрендә хозурланып, кызыклы вакыйгаларны искә алып, җыр-моңнарга уралып, рәхәтләнеп ял итте. “Кама таңнары”әдәби берләшмә язучылары белән якыннан танышып, Илдар Гыймадиев иҗатына карата аларның фикерләрен ишетеп, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алдылар.Очрашу йөрәк түрләрендә озак сакланыр дигән өметтә калабыз.