“Ак елгырны ак чанага җигеп...”
: Яңа ел, Яңа ел,
Яңа ел килә тиздән.
Дусларым, җыелыгыз,
Иске ел китә бездән.
Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса.
27нче декабрьдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүчеләрне “Ак елгырны ак чанага җигеп...” дип аталган әдәби музыкаль очрашуга җыйды.
Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте, халык рәхәтләнеп күңел ачты, матур концерт номерлары күрсәтелде. “Яшьлегем чишмәләре”енең даими кунаклары Нургали абый,Рәхимә апа Газизова, Гөлфия апа Исмәгыйловаларның чыгышлары нур өстенә нур булды.Тамаша җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Төрле уеннар, җырлы тамаша, бүләкләр һәркем күңеленә хуш килде. Барлык кешеләр дә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.