Биик әйдә
Бүген Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә биергә, аралашырга һәм ял итәргә яратучылар җыелды. Алар өчен яшьлек елларын искә төшерү максатыннан “Биик, әйдә” дип исемләнгән ретро дискотека уздырылды.
«Яшьлегем чишмәләре» клубына йөрүче өлкән буын вәкилләре үзәк китапханәгә килеп, китаплар дөньясына чуму, яңа нәрсәләр белү һәм дуслар арасында ял итү өчен, түземсезлек белән очрашуларны көтеп алалар.