Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин татарча укыйм

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мин татарча укыйм» бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә катнашырга 23 кеше теләк белдерде.
Катнашучыларга шагыйрь, 14 китап авторы, «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы Марс Хәмәтюныс Хафизовның әсәрләре тәкъдим ителде.Әзерләнмичә текстны кычкырып уку бәйгесендә катнашучылар уку техникасы һәм артистлык буенча бәяләнделәр.
20 яшькә кадәрге яшьләр арасында: IIурын - Нәбиева Камилә Айрат кызы
III урын - Вафина Таңсылу Ринат кызы
20яшьтән өлкәнрәкләр арасында
Iурын – Зәйдуллина Энҗе Фәиз кызы
Сабитова Гөлназ Ринат кызы;
II урын – Хикмәтуллина Лилия Зәкәрия кызы
IIIурын – Булатова Миләүшә Ибраһим кызы
Миңсафина Гөлназ Гыйльметдин кызы
Бәйгенең хөрмәтле кунаклары Марс Хафизов үзенең тормыш иптәше Мәдинә ханым белән катнашуы чараны тагын да тулыландырып, үзгә бер ямь бирде.