Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кеше күңеле - ул бер галәм

      "Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары китап укучылар белән һәрдаим очрашып үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырып торалар. Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үзенең бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллим, 3 китап авторы, шагыйрә Рушания Хаммат кызы Габбасова белән әдәби кичә үткәрде. Чарада катнашучылар укытучының биографиясе, педагогик эшчәнлеге һәм иҗаты белән таныштылар, укучылар авторның шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын тыңлап сокландылар.