Татарча да яхшы бел!
Кунакларны бик яраткан
Электән безнең халык.
Юмарт диеп, уңган диеп,
Килгән күптән макталып.
Сәлам, дуслар! Кем ул «кунак»? Кунак чакырырга яратасызмы, әллә үзегез кунакка барыргамы? Сез татар халкының бик кунакчыл булуын беләсез. Бүген без туган-тумачаларыбызны, дусларыбызны, таныш-белешләребезне татар телендә кунакка чакырырга, кунак буларак үзеңне ничек тотарга өйрәндек.