Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарстанның халык шагыйре Газинур Моратка - 65 яшь

Татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (2016), Муса Җәлил премиясе (2007), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге (2000) лауреаты, Татарстанның халык шагыйре (2022) Газинур Моратка (Газинур Васикъ улы Моратов) - 65 яшь (1959)

Газинур Морат 1959 елның 18 августында Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган. Казан университетын тәмамлаганнан соң (1981), «Татарстан яшьләре» газетасында бүлек мөхәррире. 1984–1988 елларда «Ялкын» журналында бүлек мөдире. 1989–1991 елларда ВЛКСМ Өлкә комитеты каршындагы республика әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе. 1991–1993 елларда «Идел» журналы редакциясендә бүлек мөдире. 1993–1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррире. 1995 елдан «Мәдәни җомга» газетасында баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.

Иҗаты

«Җир хәтере» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1985 елда дөнья күрә. Аның «Мин дөньяны тыңлыйм» (1988), «Оча җырлар» (1991), «Түбә» (1998), «Төнге әверелеш» (2005) җыентыкларына тирән фәлсәфи уйланулар, тормыш вакыйгаларын киң колачлау, аларны сурәтләгәндә әхлакый аспектларга басым ясау хас. Шигырьләре романтик рухлы, бер үк вакытта заманча публицистик яңгырашлы.
1990 еллар татар поэзиясендә Моратның «Ачлык» (1992) поэмасы аерым урын алып тора. Анда татар халкының милли үзаңы үсешенә бәйле 1990 еллар башындагы вакыйгалар, суверенлык өчен көрәш темасы яктыртыла.
Г. Морат шулай ук – «Көзге учак кузлары» (2021) шигырьләр, «Кош хокукы» (2014) шигырьләр һәм поэмалар, «Ике икең биш була» (2021), «Җәяүле кошлар» (2002) исемле әдәби-публицистик, балалар өчен язылган «Тылсымлы тел» (1989), «Ачык дәрес» (1995), «Йолдыз илчеләре» (2013) һ.б. җыентыклары авторы