Татарча журналларның яңа саннары
Кадерле китап сөючеләребез! Татарча журналларның яңа саннары белән таныш булыгыз!
«Мәйдан» журналы — Татарстан Республикасында һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы татар басмасы. Журнал битләрендә романнар, повестьлар, хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр, публицистик язмалар, Татарстан һәм татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы, күренекле милләттәшләр белән таныштыручы язмалар укырга мөмкин.
«Казан утлары» һәрвакыт күренекле һәм яшь татар әдипләренең әсәрләрен, ТРның танылган тәнкыйтьчеләренең һәм журналистларның актуаль аналитик, публицистик мәкаләләрен бастыручы, әйдәп баручы журнал.
"Гаилә учагы"
Гыйбрәтле язмышлар, дин, сәләмәтлек, табигать һәм башка бүлекләрдән торган бик эчтәлекле, файдалы язмалар белән җәлеп итүче матур, төсле журнал.