Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кыйммәтле мирас

"Әдәби кораб" Түбән Уратма авылына юл алды. "Кама таңнары" әдәби берләшмәсен оештырып, аның эшчәнлеген ныклы эзгә салучы, алыштыргысыз җитәкчесе, "Җидегән чишмә" әдәби - музыкаль кичәләрнең башлангычында торган, сценарийлар язган язучы, публицист Рахмай Хисмәтуллинның гомер азагына торган авылына. Максатыбыз изге, аның белән таныш булган кешеләр белән аралашу. Рахмай аганың Мәскәүдән кайткан сеңлесе Гөлсинә ханым күңелендә йөрткән бик матур хатирәләр белән уртаклашты. "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучылары Нәфисә Баязитова, Фәнүзә Сабирова, Мөнҗия Хәлимова, Илдар Гыймадиевның язучы турында сөйләгән истәлекләр, әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллинаның тирән эчтәлекле чыгышы, Алсу Вәлиуллина башкарган җырлар белән баетылып, очрашу бик матур узды.
Түбән Кама мәдәни тормышында тирән эз калдырган Рахмай аганың рухы шат булсын һәм ул башкарган хезмәтне еллар тузаны капламасын.
Түбән Уратма халкына, хезмәттәшебез Ләйлә Камил кызына әлеге очрашуны оештыруларына олы рәхмәтләребезне ирештереп, "Әдәби кораб" кайтыр юлга чыкты. Һәркемнең күңел сандыгы кызыклы, истәлекле хатирәләр белән тулыланды...