Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сәламәт булыйк!

Тормыш - могҗиза ул. Һәм бу могҗиза – һәркайсыбызның кулында. Һәркемнең сау-сәламәт буласы килә. Кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер ничек тукланүын ныклап контрольда тота.
Аек фикерле һәркем гомерен бәхетле һәм файдалы итеп үздырырга тели. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен без ниләр белергә, нинди начар гадәтләрдән сакланырга тиешбез? Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Яшьлегем чишмәләре" аралашу клубына йөрүче шәһәрдәшләребез сәламәтлек сәгатендә әлеге һәм башка сорауларга җаваплар, файдалы мәгълүматлар алдылар.Табиб Вазиков Илмир Хәйдәр улы сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану хакында тәфсилләп сөйләде һәм өлкәннәребезне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Соңыннан чарада катнашучылар хәтерне яхшырту өчен табышмакларның җавабын, мәкальләрнең дәвамын искә төшерделәр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, җырлап-биеп күңел ачтылар.