"Чор сулышын, заман рухын тоеп..."
Шулдыр ки, әвәлдин кеше гадәте -
Һәрвакыт эзләнү аның сәнгате.
Кайсысы актарыр төпсез диңгезләр,
Кайсысы диңгездән гәүһәрләр эзләр.
19нчы декабрьдә күренекле язучы Фәтхулла Абдуллинның тууына 80ел тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Чор сулышын, заман рухын тоеп..." дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынучыларны күргәзмәне карарга көтеп калабыз.