"Татлы моң шулай агыла"

 Түбән Кама шәһәре шагыйрьләргә, язучыларга, җырчыларга,гомумән, сәнгать әһелләренә бай төбәк. Ул үзенең күренекле шәхес булып  өлгергән  ул  һәм кызлары  белән горурлана ала.

   Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә шәһәребездә яшәүче талантлы  әдипләрнең тормыш юлы, иҗаты белән тагын да тирәнрәк таныштыру максаты белән  төрле очрашулар үткәреп килә.Чираттагы кичәбез "Шәфкатьлелек" үзәгендә Рәмзия Вәлиева белән булды.Шигърият сөючеләргә Рәмзия Вәлиева иҗаты яхшы таныш.Аның шигырьләрен олысы да, кечесе дә яратып укый, яттан өйрәнә.

 Кичәдә шагыйрәнең   туган җиргә, әнкәйләргә,әткәйләргә багышланган әсәрләре яңгырады.Автор шигырьләренең язылу тарихына тукталды, сорауларга җавап бирде.Чарага Р.Вәлиеваның туганнары, дуслары, якташлары килгән иде.Алар Рәмзия ханымның тормышта олы җанлы, кешелекле, михербанлы булуын  һәм шигырьләре белән укучыларда нәкъ шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышуын  искәрттеләр.Әлеге кичә һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.