Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Һәр сүзеннән игелек ташып тора..."

"Киткәннәрнең юлы ураулы..." Әйе, замана кырыс, хәтер сыек. Бик яшьли киткән шагырьләрнең түгел, әдәбиятта ат уйнаткан, исән чагында телдән төшмәгән каләм ияләренең дә исемнәре, иҗатлары, әгәр аларны кайгыртучы булмаса, вакыт тузаны астында тиз җуела. Әгәр исән булсалар, Мөхәммәт шәйхигә 75 яшь, ә Рахмай Хисматуллинга 90 яшь булыр иде. Бу ике язучы иҗаты уйландыра, сискәндерә.
Мәңге сагындырыр
Инде мәңге кайтмый торганнар...
Бүген, китапханәдә, әлеге ике зур шәхескә багышлап "Кама танары" әдәби берләшмә белән берлектә "Һәр сүзеннән игелек ташып тора..." дип исемләнгән искә алу кичәсе оештырылды.