"Җырчы табиб йөрәге"
Табиб һәм язучы! Икесе дә бер - берсеннән аерылгысыз... Тән һәм җан авыруын дәвалаучылар... Татарстан Язучылар берлеге язучысы, Татарстанның атказанган табибы, 14 китап, 200 дән артык җыр текстлары авторы, ничә мең хатын-кызга әни булу шатлыгын, бәхетен татырга ярдам кулы сузган, ә күпме сабыйга җан өреп, гомер бүләк иткән Марс Хәмәтюныс улы Хафизов нәкъ менә шундыйлар рәтендә. "Җырчы табиб йөрәге" дип исемләнгән әдәби - музыкаль очрашу барышында авторның иҗат аланында тамашачы рәхәтләнеп ял итте. Күренекле язучы Ф. Сафин ТР ның Язучылар берлеге исеменнән мактау хаты тапшырып, каләмдәш дусларының эчкерсез котлаулары, Аксакаллар Шурасы әгъзаларының тәбрикләү сүзләре И. Хисмәтуллин, Г. Ильясова һәм И. Сытдыков башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Очрашу дәвамында тамашачы шигъри табиб йөрәге сулышын күзәтеп, барлап, ишетеп торды. Китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова юбиляр язучыга иң изге теләкләрен җиткереп, китаплар бүләк итте. Әдәби очрашудан һәр тамашачы күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды...