Центральная библиотека им. Г. Тукая

Алтын көз

Табигатьтә алтын көз. Бу искиткеч, гаҗәеп матур вакыт бик кыска. Озакламый салкыннар да килеп җитәчәк Һәркем көз күренешләренә карап соклана, аның матурлыгын күреп калырга ашыга.
Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә, Сөмбелә бәйрәменә багышланган, «Алтын көз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү максаты белән үткәрелгән әлеге чарада көз турында шигырьләр укыдык, көзге сынамышлар, табышмаклар һәм мәкальләр белән танышып, моңлы җырлар тыңладык.