Центральная библиотека им. Г. Тукая

Эх, гармуннар уйный белсәм

"Татарстанның мәдәни башкаласы" конкурсында мәркәзебез Казан шәһәре «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, түбәнкамалылар "Чишмәләр иле син, туган ягым" дип исемләнгән зур бәйрәм оештырдылар. Әлеге бәйрәмдә "Эх, гармуннар уйнар идем" дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция оештырдык. Авыл, шәһәр гармунчыларының уен коралларыннан торган әлеге күргәзмә күпләрне кызыксындырды. Ә, Илгизәр абый Гильмановның гармунда гына түгел, гади урындыкта бармаклар биетеп уйнавы һәм җырлавы соклану уятты. 5 яшьлек Айсель исә, барлык кунакларны биергә дәшеп, татар җырларын башкарып, күргәзмәбезне тагын да җанландырды...