Елизавета Малованың “Сине уйлап...” китабын тәкъдим итү кичәсе
Тормышыбыз гаять катлаулы. Шул ыгы-зыгы арасында без бер-беребезгә игътибар да итеп җиткермибез, кемнәрнеңдер талантын күреп тә бетермибез. Ә бит янәшәбездә үзләренең артык тыйнак, гадилекләре белән һәр кешенең күңелендә булган уйларын, кичереш-тойгыларын җанга якын шигъри сүзләр белән йөрәккә үткәрерлек итеп әйтеп бирүчеләр бар. Әнә шундыйларның берсе, бөтен гомерен Түбән Кама “Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыятендә аппаратчы хезмәтенә багышлаган, үзенең яшәвен туганнарының дусларының иңен тоюны зур бәхеткә санаучы кеше “Сине уйлап...“ китабының авторы Елизавета Малова.
15нче декабрьдә Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре укучыларын шәһәребездә яшәп иҗат итүче Елизавета Малованың иҗаты белән таныштырды. Бәйрәм җыр, моң һәм Елизавета Дмитриевнаның ихлас күңелдән биргән җаваплары белән үрелеп барды. Кичәдә аның шигырьләре, якташыбыз композитор Чулпан Зиннәтуллина көйләренә язылган җырлары яңгырады. Җыр дөньясында танылып килүче шәһәрдәшебез Ильяс Шәяхмәтовның җырлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Очрашу азагында истәлеккә фотога төшелде.
Бу очрашу укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды. Без үз чиратыбызда, Елизавета ханыма олы рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.