“Җылы сүз - җан азыгы”

   13нче декабрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә янәдән үзенең  даими җыр  - моң сөюче дусларын “Җылы сүз – җан азыгы” дип  аталган  әдәби – музыкаль кичәсенә җыйды.Бүгенге бәйрәмдә шагыйрьләр Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова һәм Г.Сәгыйровларның шигырьләре яңгырады.Ә килгән кунакларыбыз үзләренең яратып башкара торган җырларын тәкъдим иттеләр, рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.

  “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүче шәһәрдәшләребез  бәйрәмне оештырган Фәйзетдинова Әнфисә Зиннур кызына  рәхмәтләрен әйтеп, тагын килергә сүз куешып таралыштылар.