Центральная библиотека им. Г. Тукая

Түбән Кама- яшьлек калам

Яшьлек елларымның истәлеге,
Һәр адымым синең куенда.
Түбән Кама яшьлек калам минем,
Син һәрвакыт минем уемда.
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында шәһәр көне уңаеннан “Түбән Кама-яшьлек калам” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. “Яшьлегем чишмәләре” түгәрәгенә йөрүче Түбән Каманың мактаулы ветераннары, аның беренче укытучылары, табиблары һәм төзүчеләре әлеге тантананың төп кунаклары булдылар. Шәһәр тарихына үзләренең зур өлешен керткән ветераннарыбыз очрашып, яшьлек елларын искә алып, күңелле ял иттеләр.