Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Безнең ишегалды"

Күршеләрегезне яхшы беләсезме, сез алар белән танышмы? 7 кварталда яшәүче түбәнкамалылар өчен республика көне уңаеннан "безнең ишегалды" бәйрәме уздырылды. Балалар өчен төрле уеннар, осталык сәгатьләре уздырылса, өлкәннәр рәхәтләнеп концерт карадылар, биеделәр, ял иттеләр. Әлеге бәйрәмдә Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре дә актив катнаштылар, шәһәр администрациясе исеменнән котлаулар кабул иттеләр.